Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2019, 10:48

Кышкы сезон башланганнан бирле Казан юлларыннан 400 мең тонна кар чыгарылган

Казан Мэры Илсур Метшин җыештыру темпларын киметмәскә һәм кар чыгару буенча вәзгыятьне контрольдә тотарга кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда кышкы сезон башланганнан бирле шәһәр юлларыннан 400 мең тонна кар чыгарылган. 24 һәм 25 гыйнвар көннәре иң карлы көннәр булган, бу көннәрдә Казан урамнарында барлык кар чистарту техникасы автопаркын эшкә җигәләр, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Кыш башыннан Казанда 115 мм явым-төшем яуды, бу норманың 60% тәшкил итә. Бигрәк тә гыйнвар ае карлы булды, ай дәвамында 48 мм явым-төшем яуды, яки айлык норманың 142%. 24-25 гыйнварда явым-төшем активлыгының пик вакыты күзәтелде, бу көннәрдә юлларны һәм тротуарларны чистартуга 720 берәмлек техника чыкты. "Бу чорда 27 градус салкынлык вакытында җил белән көчле кар яуды, мондый түбән температура булганда, кызганычка каршы, бозлавыкка каршы материал начар эшли, һәм нәтиҗә буларак, юлларда урыннар белән кар катты, – дип аңлатты И.Куляжев, – Без кирәкле барлык чараларны да күрдек – материалның норматив санын арттырып өстәмә бозлавыкка каршы эшкәртү үткәрелде. Нәтиҗәдә тәүлек дәвамында төп кисәтүләр бетерелде".

Тулаем алганда, кышкы сезон башланганнан бирле шәһәр юлларыннан 400 мең тонна кар чыгарылган, шул исәптән узган атнада 85 мең тонна кар. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, 2011 елда Казанда шундый ук карлы кыш булган. Техниканың тәүлеклек чыгышы 615 берәмлек тәшкил итте, өстәмә җәлеп ителә торган юл-төзелеш оешмаларының йөк төяү техникасын исәпкә алып, бу күрсәткеч тәүлегенә 750 берәмлеккә кадәр арттырылды.

Кар явуга карамастан, шәһәрнең барлык төп юллары да канәгатьләнерлек хәлдә, юлларны, тукталыш мәйданчыкларын һәм җәяүлеләр сукмакларын чистарту дәвам итә. Казан Мэры Илсур Метшин җыештыру темпларын киметмәскә һәм кар чыгару буенча вәзгыятьне контрольдә тотарга кушты.

Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 5634 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыру эшенә 126 юл эшчесе һәм 465 махсус техника, шул исәптән 145 катнаш юл машинасы, 8 кар төягеч, 91 трактор щеткасы, 15 грейдер, 55 фронталь төягеч, 19 "Барсик" мини-төягече, 120 самосвал һәм башка төр техника җәлеп ителде.

Казан юлларында тәүлегенә 419 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 66 тонна реагент һәм 353 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылды.

Бүген көндез шәһәрне җыештыру эшенә 437 юл эшчесе һәм 298 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.01.2019
Видеорепортаж
28.01.2019 10:55
Кыш башыннан Казан урамнарыннан 400 мең тонна кар чыгарылган
Барлык яңалыклар