Башкарма комитет хезмәткәрләре Мәскәү урамы буенча урнашкан биналарның һәм территорияләрнең кышкы торышын тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Кышкы чор башыннан Казанда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 30 беркетмә төзелгән: 11 беркетмә – түбәләрне кар һәм боз сөңгеләреннән сыйфатсыз чистарткан өчен, 12 беркетмә – карны вакытында чистартмаган өчен һәм 7 беркетмә – билгеләнмәгән урыннарда кар тупланылышы өчен. Бу хакта бүген матбугат туры барышында журналистларга Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре сөйләде.
Кардан чистартылмаган тротуар участоклары, шулай ук Мәскәү урамындагы берничә ишегалды аерым контрольгә эләккән. Еш кына хокук бозулар арасында – керү юлларының һәм керү төркемнәренең кар белән томаланган булуы, бина түбәләрендәге боз сөңгеләре, баскычлар һәм биналарның фасадлары чистартылмавы.
Шәһәр хезмәтләре кышкы эш режимына 2021 елның 15-нче октябрендә күчте, ул 2022 елның 14-нче апреленә кадәр дәвам итәчәк. «Территорияләрне карап тоту эшчәнлеген регламентлаучы төп документ – шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре, – дип сөйләде Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы урынбасары Вил Латыйпов. – Кагыйдәләр барлык физик, вазыйфаи һәм юридик затлар тарафыннан үтәлергә тиеш. Кар күп күләмдә явып үткәннән соң, төзекләндерү кагыйдәләре буенча 9 сәгать эчендә территория җыештырылырга тиеш».
Кардан һәм боздан территорияләрне чистарту көн саен 8:00 сәгатькә кадәр башкарылырга тиеш. Бу бурычлар биналарның милекчеләренә, шулай ук кар чистартучы идарәче оешмаларга, шулай ук түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән арындыручы идарәче оешмаларга төшә.
Матбугат туры барышында инспекция хезмәткәрләре, җир участоклары территорияләрен карап тоту юлларның боздан һәм кардан көндәлек җыештыруны, юлларны бозга каршы материаллар белән эшкәртүне, карны чистартуны һәм себерүне, шулай ук кар һәм боз чыгаруны үз эченә ала, дип искәртте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тротуарлар, җир өсте кичүләре һәм баскычлар җәяүлеләр йөри торган бөтен киңлектә кардан чистартылырга тиеш. «Юл өлешендә һәм тротуарларда боз барлыкка килгән очракта, шулай ук интенсив кар яву чорында барлык өслекләр бозга каршы материаллар белән эшкәртелергә һәм кичекмәстән чистартылырга тиеш», – дип өстәде Рамил Фазлыев.
«Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре көн саен мониторинг кысаларында шәһәрнең объектларын, урамнарын һәм территорияләрен, шул исәптән биналарның фасадларын, шулай ук тышкы мәгълүмат чараларын дөрес итеп кышкы карап тоту предметына тикшерә, – дип хәбәр итте Административ-техник инспекция идарәсеның Вахитов, Идел буе районнары буенча контроль бүлеге башлыгы Ленар Насыйбуллин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган: гражданнарга – 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 500 мең сумга кадәр. Хокук бозу очраклары кабатланган очракта штраф гражданнар өчен 5 мең сумга кадәр арта, вазыйфаи затлар өчен – 50 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен – 1 млн сумга кадәр.