В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез юлларга 304 махсус техника берәмлеге чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 6622 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 630 юл хезмәте эшчесе һәм 565 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 89 катнаш юл машинасы, 61 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 112 щеткалы трактор, 22 грейдер, 73 фронталь төягеч, 51 "Барсик", 128 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 218 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 40 тонна реагент һәм 178 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 566 юл хезмәте эшчесе һәм 304 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 850 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.