В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятие хезмәткәрләре трамвай юлларын сезон саен карап чыга
Денис Гордийко фотосы
Әлеге эшләр белән бергә предприятие хезмәткәрләре 16 компенсатордагы бушлыкны көйләгән, 559 рельс җөе һәм 220 компенсатор план буенча төзекләндерелгән, шулай ук трамвайны бер юлдан икенчесенә күчерә торган 12 тимер юл җайланмасы төзекләндерелгән.
Эшләр көндәлек режимда алып барыла. Хезмәткәрләр юлларны чистарта һәм аерым өлешләрен майлый, авария бригадалары тәүлек буе кизү тора, төзексезлекләр булган очракта алар оператив хәл ителә, трамвай йөртүчеләрнең һәм диспетчерларның мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» предприятиесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.
Башкарылган эшләргә карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.
Предприятиенең энергия хуҗалыгы хезмәте эшчеләре көн саен җир өсте электр транспорты эшен тәэмин итә торган кабель линияләрен һәм электр белән туендыра торган челтәрләрне төзекләндерә. Хәзерге вакытта шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган кече 30 станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.