В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күрсәткеч 2024 елга караганда 81 белгечкә күбрәк
Денис Гордийко фотосы
Бу елгы уку елында Казанның мәгариф учреждениеләренә рекорд сандагы яшь 460 педагог эшкә килгән – әлеге күрсәткеч 2024 елга караганда 81 белгечкә күбрәк. Хәзерге вакытта шәһәрнең мәгариф системасында 35 яшькә кадәрге 1 мең 209 хезмәткәр эшли.
Гомумән алганда, биш ел эчендә Татарстан башкаласындагы белем бирү йортларына 2 меңгә якын яшь белгеч эшкә урнашкан. Бүгенге көндә Казанда яшь укытучыларның саны 29% ны тәшкил итә. Бу Россиядәге уртача күрсәткечтән шактый югары – 22,6%, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәгариф идарәсе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда яшь укытучыларга һәрьяклап ярдәм каралган. 2025 елның сентябреннән эшкә урнашканнан соң белгечләргә өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум өстәмә акча түләнә.
Моннан тыш, шәһәрдә яшь педагогларны укыту һәм һөнәри яктан үстерү өчен Казан мэры гранты төрендәге тагы бер ярдәм каралган. Ел саен якынча 50 белгеч 30 мең сум күләмендә акчалата ярдәм ала.
Ярдәм чаралары торак мәсьәләсенә дә кагыла. Әйтик, яшь укытучыларга торакны арендага алу өчен ай саен 20 мең сум күләмендә түләүләр каралачак. Моннан тыш, аерым категориядәге 300 укытучыга торак шартларын яхшыртуга сертификат биреләчәк. Һәр сертификатның бәясе 1 миллион сум дип бәяләнә.
Хәзерге вакытта кадрлар ихтыяҗы булган өстенлекле юнәлешләргә туры килә торган предмет укытучылары вазифалары исемлеге төзелә. Шуннан соң конкурс комиссиясе расланачак, грант һәм хисап бирү турында килешү формалары эшләнәчәк.
«Безнең яңа укытучыбыз» республика гранты җиңүчеләренә дә өч уку елы дәвамында ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган. Грантка һөнәри стажы өч елдан артмаган 35 яшькә кадәрге педагоглар дәгъва итә ала. Грантта катнашу өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы муниципаль яки дәүләт гомуми белем бирү оешмасында эшләү мәҗбүри шарт булып тора.