В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
VIII Республика ифтарын уздыруда 500-дән артык волонтер катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). VIII Республика ифтарын уздыруда 500-дән артык волонтер катнаша. Рамазан ае башыннан алар Татарстанның 40 районында яшәүче мохтаҗларга 24 мең ифтар-бокслар илтеп тапшырдылар.
Волонтерлар эшчәнлегендә 17 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр катнаша. Көн саен 30-га якын үзирекле кеше ланч-бокслар һәм ифтар-җыелмалар формалаштыра, ашамлыкларны маркалый һәм даталый, азык-төлек белән тартмаларны тутыра һәм ябыштыра. Волонтерның бер эш көне 6 сәгать дәвам итә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Ифтар-җыелмаларны тутырганда һәм илткәндә оештыручылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча барлык чараларны да үтиләр. Волонтерлар саклану чаралары - битлекләр, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин ителгән.
Исегезгә төшерәбез, VIII Республика ифтары ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Рамазан ае азагына кадәр ул бөтен Татарстан буенча 30 мең кешене колачлаячак. Узган ел 15 мең кеше республика ифтары кунаклары булды.