В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урамнарны кардан чистартуга 417 юл эшчесе һәм 306 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 9020 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 398 юл эшчесе һәм 682 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 157 катнаш юл машинасы, 18 кар төягеч, 122 трактор щеткасы, 30 грейдер, 80 фронталь төягеч, 47 "Барсик" мини-төягече, 209 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 655 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 124 тонна реагент һәм 531 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 417 юл эшчесе һәм 306 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 1 май, Батыршин, Бауман, Белинский, Беломорск,Петр Витер, Воровский, Гагарин, Гладилов, Девятаев, Заря, Ильич, Кремль, Гадел Кутуй, Лена, Меридиан, Минск, Петербург, Рәхимов, Столбов, Столяров, Татарстан, Тэц, Футбол, Фучик, Сибгат Хәким, Халезов, Клара Цеткин, Чистай, Ютазы, Әмирхан һәм Ямашев проспектларыннан, Ирек мәйданыннан һәм Нокса авышлыгыннан. Кар шулай ук Айдаров, Габишев, Гудованцев, Дубравная, Лукин, Симонов урамнарыннан чыгарылачак.