В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ит, йомырка, бал һәм башка фермер продукциясе китерүгә атна саен Татарстанда 1,5 мең кеше һәм 600 машина җәлеп ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Татарстан районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә продукция китерүгә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, атна саен 600-әр машина һәм 1,5 мең авыл хуҗалыгы хезмәткәре җәлеп ителә. Шулай итеп, Казандагы ярминкә мәйданнарына гына да 11-нче сентябрьдән 292 млн. сумлык товар кертелгән.
Традицион сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне Казанның 15 һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында үткәрелә. Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, ярминкәнең беренче көнендә 140 тоннага якын бәрәңге, икенчесендә,18-нче сентябрьдә – 270 тонна китерелде. Тулаем алганда, икенче көнгә яшелчә ике тапкыр күбрәк, 412,5 тонна кайтарылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчә бәяләреннән тыш, ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен дә сатып алырга мөмкин.
Тәкъдим ителгән күләмнең артуы барлык мәйданчыкларда да диярлек халык ягыннан ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә. Алга таба ассортиментны киңәйтү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, калибровка һәм фасовкаларга карап, хәзерге вакытта бәрәңгенең килограммын 23 сумнан алып була.