Авыручылар саны өлкән яшьтәге халык һәм мәктәп укучылары исәбенә арткан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Татарстанда грипп белән авыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. Бүгенге көнгә вирус республиканың 87 кешесендә ачыкланган, шуларның 84-ендә А (H3N2) тибындагы вирус расланган, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина
«Без кешеләрне грипптан прививка ясатырга чакырабыз, әлегә мондый мөмкинлек бар. Бүген авырулар дәрәҗәсе вакцинацияләнергә мөмкинлек бирә. Соңыннан яңа ел бәйрәмнәрен авырып уздырмас өчен үзеңне вакытында яклау яхшырак. Бүгенге көнгә республикада вакцина тулы күләмдә», – диде ул.
Гомумән алганда, Татарстан буенча кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм грипп белән чирләүнең югары дәрәҗәсе күзәтелә – бу алдагы атнага караганда 11%-ка артык. Эпидемиология бусагасы 1,7 тапкырга арткан, нигездә өлкән яшьтәге халык һәм мәктәп укучылары исәбенә.
«Балаларның коронавирус белән уртача биш тапкырга сирәгрәк авыруына карамастан, балалар арасында грипп белән авыручылар саны борчу тудыра, – дип ассызыклады спикер. – Вакцинацияне республикада балаларның 60%-ы узды, без бу эшне дәвам итәбез».