Хәзер якындагы айга чыгу графигы формалаша, бистәләрдә яшәүчеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында гариза калдыра ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль, Ксения Швецова). Казанда этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пунктлары эшли башлаганнан бирле 71 хайванга операция, төрле инфекцияләрдән 43 эткә прививка ясалган. Хәзер якындагы айга бистәләргә мобиль пунктның чыгу графигы формалаша, ул халык гаризалары буенча төзеләчәк.
Якындагы шимбәдә, 31-нче июль көнне, этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пункты Авиатөзелеш районының Кадыш бистәсендәге мәдәният йорты янында эшләячәк, киләсе атнада, 7-нче август көнне, ветеринарлар Совет районы Дәрвишләр бистәсенә киләчәк. Шуннан соң мобиль пункт кайсы торак массивларга җибәреләчәк, бистәләрдә яшәүчеләрдән кергән гаризаларны исәпкә алып хәл ителәчәк. «Без эшне августта, шулай ук, әгәр һава торышы безгә мөмкинлек бирсә, сентябрьдә дә дәвам итәргә планлаштырабыз», – дип сөйләде «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Эт хуҗаларының теләге буенча, мобиль пунктта гына түгел, ә ветеринария хастаханәләрендә дә операция ясатып була, анда аларны бушлай китерәләр. Эш дәүләт ветеринария берләшмәсе белән берлектә оештырылды, ул операцияләр үткәрү өчен тугыз шәһәр ветеринария шифаханәсе бүлеп бирде.
«Безнең учреждение базасында һәм шәһәрнең башка клиникаларында барлык стерилизацияләрнең 45% - ы эшләнгән, – дип сөйләде «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин. – Без эшне дәвам итәчәкбез, шәһәрлеләрнең фикерләренә һәм теләкләренә йөз тотачакбыз».
Искәртеп узабыз, этләрне вакцинацияләүнең һәм стерильләштерүнең мобиль пункты Казан бистәләренә июльдә шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча килә башлады. Мобиль пунктта ветеринария хезмәтләре комплексы күрсәтелә – дүртаяклыларны вакцинацияләү һәм стерильләштерүдән тыш, ветеринария паспорты бирәләр, ә хуҗасы теләге буенча чип кертәләр яки колагына тамга эләләр. Узган шимбәдә ветеринария бригадасы Авиатөзелеш районының Северный бистәсендә булды.
Белгечләр фикеренчә, бу эш киләчәктә шәхси секторда хуҗасыз этләр барлыкка килүдән качарга ярдәм итәчәк: чөнки бистәләрдә этләрнең 70-80%-ы үзләре генә йөрү сәбәпле, бу аларның контрольсез үрчүенә китерергә мөмкин.
Моннан тыш, Казанда «Яңа дустыңны тап» акциясе – приютның дүрт аяклылар күргәзмәсе дәвам итәчәк, алар вакытында шәһәр халкы этләр белән аралаша һәм аларны үзенә сайлап ала ала. Беренче шундый акция 18-нче июльдә Горки-Әмәт урманында узды. «Зооцентр» директоры сөйләгәнчә, казанлылар чарада катнашкан 10 этне өйләренә алып кайтып киткән: алты этне акция вакытында ук гаиләләренә алганнар, ә тагын дүрт этне приюттан бер атна эчендә алып киткәннәр.
Киләсе акция август аенда узачак, оештыручылар казанлыларга тулырак мәгълүматны соңрак җиткерәчәк.