В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көз башыннан шәһәрнең сәүдә мәйданчыкларына 552 млн сумлык продукция китерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, анда Татарстаннан авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Бүген иртән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин берничә мәйданчыкта сәүдә барышы белән танышты. Ул Батыршин урамындагы мәйданчыкта булды.
Иртә булуга карамастан, биредә инде сәүдә бар көченә бара иде. Кайбер сәүдә павильоннары алдында бик тере чират та төзелгән. Биредә шәһәрлеләр Татарстанның 23 агрохолдингыннан һәм Буа районының аграрийларыннан кулай бәяләрдән азык-төлек запасы алалар. "Ярминкәгә иртәнге якта сайлау мөмкинлеге бар әле, ә төшкә берни дә калмаячак", - диде пенсионер Әлфия Гарипова.
Бүген Татарстан башкаласына 42 млн 100 мең сумлык продукция китерелгән. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаганнан бирле мәйданчыкка барлыгы 552 млн сумлык продукция керде.
Иң кирәкле товарлар рейтингында бәрәңге һәм суган беренче урынны алып тора. Аларның бәясе - 12 һәм 15 сум. Популярлык буенча икенче урында кишер - 1 кг өчен 16 сум, кәбестә - 12 сум, чөгендер – 15 сум. Өченче урында бакалея урнашкан, анда шикәр комы 1 килограммга 33 сум, он – 20 сум тора.
Сөт продукциясе дә казанлылар игътибарыннан читтә калмады. 1 литр сөт бәясе - 30 сум.
Биредә үк сәүдә павильоннарында тавык, каз, күркә, дуңгыз, сыер ите ассортименты зур. Барысы да кибет бәяләреннән түбәнрәк. Сатучылар үзләре әйтүенчә, ит продукциясе бик әйбәт. "Ит туңдырылмаган, сатып ал да, турыдан - туры табага", - диде сәүдәгәрләрнең берсе.
Денис Калинкин да продуктларның югары сыйфатына инанды. Ул күчмә киңәшмәдә катнашучылар - Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов белән бергә сәүдә рәтләрендә булды һәм сатучылар белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты. Аннары киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы ярминкәләренең башка мәйданчыкларын карарга киттеләр.
Исегезгә төшерәбез, атна саен Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Килүчеләр өчен шәһәрнең барлык районнарында 15 мәйданчык ачылган, алар 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр эшли. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.