В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Поездлар көнаралаш йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). Октябрь башыннан 51/52 нче номерлы Түбән Новгород – Казан поездының маршруты үзгәрәчәк. Состав Ижевскига кадәр йөриячәк.
Озынайтылган маршрут буенча беренче рейска поезд Түбән Новгородтан 1 нче октябрьдә 20:53 сәгатьтә китәчәк һәм Удмуртия башкаласына 2 нче октябрь көнне 13:49 да киләчәк. Состав Ижевскидан 17:30 сәгатьтә кузгалачак һәм икенче көнне Түбән Новгородта 6:52 дә булачак. Килү һәм китү вакыты җирле. Поездлар көнаралаш йөриячәк. Юлда Арзамас, Канаш, Яшел Үзән, Казан, Нократ Аланы, Әгерҗе һәм башка торак пунктларда тукталышлар каралган.
Поезд составына заманча вагоннар өстәлгән, алар кондиционерлар һәм җайланмалар өчен зарядка розеткалары белән җиһазландырылган, дип хәбәр иттеләр «Россия тимер юллары» ААҖ матбугат хезмәтендә.
Тиздән билетлар сатуга чыгачак. Аларны «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» кушымтасы ярдәмендә, шулай ук тимер юл кассаларында алырга мөмкин булачак.