В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле, җәмәгать транспортын 163 пассажир ташлап киткән.
Фото: Денис Гордийко
12 мең 84 тәртип бозучының күпчелеге – 11 мең 921 кеше битлекне урында кигәннәр, 163 пассажир шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле җәмәгать транспортын ташлап киткән, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Чагыштыру өчен, өч атна эчендә Казанның җәмәгать транспортында 14 мең 51 битлексез пассажир ачыкланган.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.