Рейдлар барышында 2,6 меңнән артык күчмә состав тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Май башыннан Казанның җәмәгать транспортында битлексез 1900 пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар барышында 66 күчмә состав тикшерелде.
Кондукторлар ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе таләпләрен үтәүне контрольдә тота. Профилактик рейдларны Транспорт буенча комитет, «Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.