80 ял итүчегә беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр
Казан пляжларында җәйнең беренче ае эчендә үлем белән тәмамланган бер очрак та теркәлмәгән – биш кешене коткарганнар. Шул ук вакытта су коену сезоны башланганнан бирле рөхсәтсез ял итү урыннарында өч кеше баткан. Һәлакәтләр Кабан күлендә, Киров дамбасы янында Казансу елгасында һәм Кукушкино бистәсе янындагы буада була. Бу турыда KZN.RU порталына шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, июньдә эссе һава торышы булу сәбәпле, муниципаль пляжларга ял итүчеләрнең күпләп килүе күзәтелде. Патруль тору нәтиҗәсендә, коткаручылар тарафыннан бер генә үлем очрагына да юл куелмады. Моннан тыш, 80 кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтелде.
Алдагы көнне, 3 нче июльдә, Локомотив пляжы янында 2006 елгы суга батучыны коткардылар. Яшь казанлыга беренче медицина ярдәме күрсәттеләр һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен булган Амбу капчыгы ярдәмендә сулыш алуны торгыздылар. Аннан соң аны табибларга тапшырдылар һәм үз аңында килеш 5 нче шәһәр хастаханәсенә салдылар.
Шәһәрдә биш муниципаль пляж – Локомотив, Түбән Заречье, Тирән күл, Комсомол күле һәм Зур Аккош күлләрендәге пляжлар эшли. Шулай ук өч оештырылган ял итү урыны – Аккош, Зөбәрҗәт күлләре һәм Җиңү паркында – җиһазландырылган.
Муниципаль пляж һәм оештырылган ял итү урыннарында коткаручылар эшли. Алар көн саен 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кизү торалар. Түбән Заречье һәм Локомотив пляжларында коткаручыларның эш сәгате бер сәгатькә озайтылган. Шулай ук Комсомол күлендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров йөкләмәсе буенча, коткаручылар эшне бер сәгатькә иртәрәк – 8:00 сәгатьтән башлыйлар. Барлык урыннарда да кизү тору коену сезоны тәмамланганчы – 30 августка кадәр оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль пляжларны ачканчы, түбәндәге әзерлек эшләре үткәрелде:су төбен водолазлар ярдәмендә тикшерү, су һәм ком лаборатория тикшеренүләре уздыру, коткару постлары биналарын һәм пляж җиһазлары элементларын косметик ремонтлау. Су янында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмәләр белән мәгълүмат стендлары урнаштырылды. Ял итү урыннары атна саен җыештырыла.