В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Еш кына җинаятьчеләр республика халкыннан акчаларны «туганы юл-транспорт һәлакәтләренә дучар булган» һәм «акчаларны санкцияләнмәгән күчерүдән саклау» дигән ялган юллар белән ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь, Диана Жиленкова). Быел мошенниклык гамәлләре һәм банк счетларыннан урлау нәтиҗәсендә татарстанлылар 200 млн сумга якын акча югалткан. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Марина Шнитенкова хәбәр иткәнчә, мошенниклар республика халкыннан акчаларны «туганы бәлагә эләккән» яки «законсыз рәвештә акчаларны счеттан алу» дигән ялган юллар белән урлый.
«Абонетларны конспирацияләү һәм кимсетү мөмкинлеге, шулай ук җинаятьләр кылу эзләрен яшерү белән бәйле гамәлләрне тормышка ашыру җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Күпчелек очракта җинаятьчеләр, безгә карата дустанә булмаган дәүләтләр территориясеннән, безнең халыкны мораль яктан сындырып кына калмыйча, гражданнар хисабына рәхәтләнеп яшәү юлын да таба», – дип билгеләп үтте ул.
М.Шнитенкова сүзләренчә, җинаятьчел төркемнәрне оештыручылар, күләгәдә калган хәлдә, дропларның (күпмедер акча биргән өчен банк карталарыннан акчаларны алучы кешеләрнең) хезмәтләрен куллануны агымга куйган. Мондый шәхесләр җинаять җаваплылыгыннан ничек саклану турында тулы инструктаж үтә. Мәсәлән, алар банкоматлар янындагы видеокамераларга эләкмәс өчен битлек кия яки киемнәрен салып ташлый алалар. Дропларны тоткарланган очракта полиция хезмәткәре белән нәрсә сөйләшергә кирәклегенә дә өйрәтә.
Әмма мондый хәйләләр генә җәзадан котылырга ярдәм итмәячәк, дип ассызыклады спикер. «Гамәлләр, ким дигәндә, «алдан сүз куешу буенча затлар төркеме» квалификацияле билгесе булган Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Җәза 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Әгәр зыян 250 мең сумнан артып китсә, «зур күләмдә» квалификацияләү билгеләре билгеләнә – бу инде 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Әгәр сез мондый гамәлләрне агымга куярга уйласагыз, ул чакта «оешкан җинаятьчел төркем составында кылынган мошенниклык» дигән квалификация билгеләре буенча каралачак, бу исә 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота», – дип кисәтте М.Шнитенкова.
Ул хәзерге вакытта «туганы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән» дигән сылтау белән кылынган мошенниклык гамәлләренең артуы аеруча борчу тудыра, дип сөйләде. «Әгәр узган ел шундый ук чорда мондый җинаятьләр нибары 0,7% кына кылынса, быел өченче кварталда гына да 100 дән артык – гомуми санның 7% ы», – дип билгеләп үтте спикер. Җинаятьчеләрнең тозагына күбрәк беркатлы өлкәннәр эләгә.
Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен пенсионерлар белән әңгәмәләр үткәрергә кирәк, дип киңәш итә спикер. Өлкән яшьтәге якыннарыгызга шуны аңлатырга кирәк: билгесез кеше шалтыратса, килеп чыккан бәла турында хәбәр итеп, акча сорый башласа, сөйләшүне туктатырга кирәк. Башта юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туган белән турыдан-туры сөйләшергә яки шунда ук полициягә мөрәҗәгать итү киңәш ителә. «Без беләбез, өлкән яшьтәге кешеләр, нигездә, үзләрен прокуратура, тикшерү органнары, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштырса ышаналар. Бу кешеләр Советлар Союзында тәрбияләнгән, әйтик, алар мәгълүматны сүзгә карап кабул итәргә күнеккән», – дип аңлатты М.Шнитенкова.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «туганы бәлагә эләккән» дигән сылтау белән кылынган җинаятьләрнең 90% тан артыгы ачылган. Өченче кварталда гына да 98 кеше тоткарланган. «Без сентябрьдә җинаять эшен судка җибәрдек, җинаятьчеләргә нәкъ менә шушы схема буенча Казан территориясендә кылынган 11 мошенниклык карый. Әлеге затлар безгә башка төбәкләрдән килгән, шул исәптән башка дәүләт гражданнары да җәлеп ителгән. Без судка «оешкан җинаятьчел төркем составында җинаять кылу» дигән квалификация билгесе белән эш җибәрдек», - дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Мошенниклыкның тагын бер киң таралган төре – санкцияләнмәгән акча күчерүдән саклау. Ягъни гражданнарга нинди дә булса банкның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре исеменнән шалтыраталар һәм акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерүләрен сорыйлар. Еш кына мондый җинаятьләрнең корбаны 30-49 яшьлек даими эш һәм билгеле бер күләмдә җыйган акчалары булган кешеләр була. Өченче кварталда гына да зыян 50 млн сумнан артып киткән. «Беркайчан да банк хезмәткәрләре билгесез номерлардан шалтыратмаячак һәм банк карталары мәгълүматларын сорамаячак, бигрәк тә картаның арткы ягындагы кодны, – дип кисәтте спикер. - Кайчандыр карточка алган һәрбер кеше инструкциядә вак хәрефләр белән язылган булса да, икенче яктагы код сезнең файдалану өчен генә дип язылганны истә тотарга тиеш. Башка кешегә бу мәгълүматны бирергә ярамый».
М.Шнитенкова Вахитов районында яшәүче хатын-кызның 1,5 млн сумын счеттан алып, куркынычсыз счетларга күчерергә мәҗбүр иткән очракны мисал итеп китерде. Шул ук вакытта җинаятьчеләр фатирны башлангыч бәясе 13 миллион сум торганда, 7,5 миллион сумга сатарга мәҗбүр иткән. Аллаһка шөкер, аны якын туганнары сыендырган», - дип уртаклашты спикер.
«Без дә урында утырмыйбыз, әлбәттә, мошенникларны җинаять җаваплылыгына тарту механизмнарын эшләдек», – дип өстәде ул. Әйтик, 9 ай эчендә Татарстан мәгълүмати технологияләр кулланып җинаятьләрне ачу һәм тикшерү буенча алдынгы урынны алган. «Идел буе федераль округында тикшерелгән җинаятьләр саны буенча да, ачыкланган җинаятьчеләрнең саны буенча да беренчелектә», - дип нәтиҗә ясады М.Шнитенкова.