Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2019, 15:04

Ел башыннан Татарстанда 3,5 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән

Кәрәзле телефоннар һәм интернет аша кылынган җинаятьләр элеккечә үк иң еш кылына торган хокук бозу очраклары булып тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель, Алинә Бережная). Татарстанда бу ел башыннан 3 мең 595 җинаять эше тикшерелгән. Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР Эчке эшләр министры урынбасары – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Изаак, ТР Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Фролова, ТР Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары – тикшерү бүлеге җитәкчесе Тимур Хәйруллин иң резонанслы җинаятьләр турында сөйләделәр.

Кәрәзле телефоннар һәм интернет аша кылынган җинаятьләр элеккечә үк иң еш кылына торган хокук бозу очраклары булып тора. Узган елда гына да мондый җинаятьләр саны 4 меңгә якын кылынган, ягъни көненә ким дигәндә 10 очрак теркәлгән, дип сөйләде Владимир Изаак. Җинаять корбаннары җинаятьчеләргә берничә меңнән алып берничә миллион сумга кадәр акча күчергән. Татарстанлыларны «алдау» схемалары стандарт - җинаятьчеләр шалтырата һәм бәлагә эләккән туганы өчен акча күчерүне сорый, янәсе банк картасы блокировкаланган, товар сатып алу өчен счет реквизитларын сорыйлар һәм башкалар. Полиция хезмәткәрләре республика халкына чираттагы тапкыр банк карталары белән операцияләр ясаган вакытта куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә. «Без татарстанлыларның акчаларын югалту тизлекләре артыннан өлгермибез», – дип билгеләп үтте Владимир Изаак.

Җинаятьчеләр наркотиклар таратуның яңа ысулларын уйлап табалар, дип билгеләп үттеләр брифингта. Хәзер бу бизнес интернетта популяр, ул дәүләтара чикләрне ала, шикләнелүчеләрнең гаебен исбатлау катлаулырак була, дип аңлатты В.Изаак. Әмма тәртип сакчылары даими рәвештә белемнәрен арттыра һәм мондый җинаятьләрне тикшергәндә яңа алымнар өйрәнә. Әйтик, узган елның ноябрь аенда Казанда полиция хезмәткәрләре 1 тоннага якын наркотикны җинаятьеләр кулынган тартып алган. Тикшерү күрсәткәнчә, төрле товарлар тәкъдим ителгән интернет-ресурс наркотик матдәләр таратуның төп мәйданчыгы булган. Наркокибетләр эре компанияләрдә «урнашкан» – зур тырышлык күрсәткән хезмәткәрләр премия алган, даими рәвештә виртуаль киңәшмәләр үткәрелгән, биредә нәтиҗәләр ясалган һәм киләчәккә максатлар билгеләнгән. «Илнең төрле төбәкләрендә без 16 кешене тоткарладык, барысы да диярлек сак астында, шулай ук махсус лабораториядә наркотиклар ясаган химикны да тоткарладык», – дип аңлатты В.Изаак.

Полиция хезмәткәрләре илнең икътисади куркынычсызлыгын какшата торган җинаятьләрне ешрак теркәгән. Әйтик, узган ел бөтен ил буенча акчаларны ялган документлар кулланып резидент булмаганнарның хисапларына күчерү белән бәйле 20 җинаять тикшерелгән. Шундый җинаятьләрнең берсе Татарстанда теркәлгән. Үзбәкстан гражданины 4 фирманың ялган затларына шул рәвешле акчаны рәсмиләштергән, счетка акчалар килгән, соңыннан алар чит илгә күчерелгәннәр. Шул рәвешле, бер ел эчендә җинаятьче 62 миллион сум акча күчергән, дип сөйләде В.Изаак.

Еш кына җинаять кылган вакытта җинаятьчеләр корбаннар эләгә торган психологик алымнарны куллана. Әлеге ысулны ешрак "гаилә хәйләсе" аферачылары кулланалар. ТР Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Фролова узган елның июнь аеннан ноябрьгә кадәр Татарстанда яшәүченең өч тапкыр "гаилә аферасы" уздыруы турында сөйләде. Әйтик, җинаятьче кызлар белән танышкан, үзенең хәзер вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәве хакында җиткергән. Һәр очракта үзенең бер сәбәпсез төрмәгә эләгүе, бала яки хатын-кызны маньяктан яклавы аркасында кулга алынуы турында уйдырма сөйләгән. Корбаннар белән аралашу интим төс алган – ир-ат хатын-кызларга өйләнергә вәгъдә иткән, рәсми затларга ришвәт биреп, бу процессны тизләтергә мөмкинлеген белдергән. «Ир-ат бикышандыру алымына ия булган, нәтиҗәдә барлык өч хатын-кыз да кредит, микрозаймнар алып 3,5 млн сумнан артык акча күчергән», - дип сөйләде М.Фролова. «Кияү» Казанда яшәүче элек берничә тапкыр хөкем ителгән 32 яшьлек ир булып чыга, ул әлеге схеманы ирекләреннән мәхрүм итү урыннарында уйлап тапкан. Ул үзенең афералары турында берни дә белмәгән реаль хатыны белән дә нәкъ шулай таныша.

Тулаем алганда, спикерлар билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре һәм 2019 ел башы буенча Татарстанда җинаятьләрнең ачылуы Россиядәге уртача күрсәткечләрдән артып китә яки уртача булып саклана. Быел зыян күрүчеләргә 35 миллион 289 мең сум китерелгән зыян кире кайтарылган.

Барлык яңалыклар