Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2022, 14:18

Ел башыннан Татарстанда углерод газыннан агулануның 42 очрагы теркәлгән

Фаҗигане ничек кисәтергә һәм нинди җайланмалар һәлакәтне булдырмый калырга ярдәм итәчәк – KZN.RU порталы материалында.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан республикада углерод газы белән агулануның 42 очрагы булган, аларда 82 кеше, шул исәптән 33 бала зыян күргән. Еш кына агулану газ приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыга, мондый очракларда саф һава агымы бозыла. Нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен кулланырга кирәк һәм нинди җайланмалар фаҗигане кисәтергә ярдәм итәчәк – KZN.RU порталы материалында.

Углерод газы белән агулануның барлык очракларында да диярлек фаҗигаләрнең сәбәбе – пластик тәрәзәләр, шкафларга яшерелгән газ колонкалары, вентиляция системасындагы һава суырткыч яки урамнан чиста һава кертүче вентилятор. Болар барысы да һава алмашын боза, шуңа күрә газ тулысынча янып бетми һәм агулы углерод газы барлыкка килә.

Плитәләр, су җылыту колонкалары, газ казаннары һәм мичләр эше даими җилләтелергә тиеш. Газ колонкасын кабызганчы, тарту көче барлыгын тикшерергә кирәк. Кухнялардагы вентиляция рәшәткәләрен тузан һәм утырган пычраклардан чистарту сорала. Аларны обой белән капларга, шкаф эченә яшерергә һәм әйберләр белән капларга ярамый. Шулай ук пластик тәрәзәле фатирларда һава агымын тәрәзә рамына урнаштырылган махсус клапаннар ярдәмендә тәэмин итәргә мөмкин.

Фатирда фаҗига килеп чыкмасын өчен датчик-сигнализаторлар ярдәм итә ала. Җайланмалар төрле газларны да ачыклый, шул исәптән углеродны да. Куркыныч матдә табылгач, клапан газ бирүне туктата. Кешене саклап калу өчен, тиз реакция ясарга кирәк: тәрәзәне ачарга һәм бүлмәне җилләтергә. Соңгы 3 ел дәвамында мондый датчикларны капремонт программасы буенча Казан фатирларында урнаштыра башладылар.

Әгәр дә датчик юк икән, углерод газы барлыкка килү куркынычы кайчан булачагын плитә утына карап аңларга мөмкин. Газ зәңгәр ялкын белән янарга тиеш, кызгылт-сары яки кызыл ялкыннар кислород җитмәве һәм тиз арада җилләтү өчен тәрәзәне ачарга кирәклеген хәбәр итә.

Барлык яңалыклар