В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар күзәтчелегендә гөмбә җыю, саклау һәм әзерләү кагыйдәләре турында искә төшерәләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Гөмбәчеләр өчен
Таныш булмаган гөмбәләрне җыярга кирәкми, нинди дә булса шик туса, аларны ташлавың хәерлерәк. Иске, суалчанлы гөмбәләр, шулай ук юл өстендә үскән, тимер юл, заводлар, сәнәгать яки радиацион зоналар янындагы гөмбәләрне җыймаска кирәк. Шулай ук гөмбәләрне полиэтилен пакетка җыярга ярамый, моның өчен кәрзин алу яхшырак. Аларны алюминий һәм цинклы савыт-сабада сакларга киңәш ителми, бүлмә температурасында гөмбә 3 сәгатьтән артык тормаска тиеш. Гөмбәне әзерләр алдыннан, яхшылап чистартырга һәм суда пешерергә кирәк. Моннан тыш, әзерләү технологиясен җентекләп сакларга кирәк: савытны стерильләштерергә, шулай ук гөмбә консервларын 6 айдан артык сакламаска һәм бозылган банкаларны шунда ук ташларга кирәк. Гөмбәләрне 14 яшькә кадәрге балаларга кулланырга киңәш ителми.
Сатып алучылар өчен
Белгечләр очраклы кешеләрдән һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында гөмбә алырга ярамый дип билгеләп үтә. Бу продукциянең барлык төрләренә дә кагыла: киптерелгән, тозлы, маринадланган, өй шартларында әзерләнгән гөмбә консервлары һ.б.
Гөмбәләрне базарларда һәм ярминкәләрдә сатып алу күпкә куркынычсызрак. Мондый урыннарда продуктларның сыйфатын тикшерү өчен экспертиза үткәргәннән соң гына продукцияне сатуга рөхсәт бирелә.
Кибет һәм супермаркетларда гөмбәләр төргәген игътибар белән карарга кирәк. Алар черегән яки бозылган булырга тиеш түгел. Әгәр төргәге пычрак булса, яки этикетка, бит-вкладышлар юк икән, гөмбәләрне сатып алмагыз.
Гөмбә әзерләү
Гөмбә пешерер алдыннан ашарга яраклы гөмбәләр исемлеге барлыгын онытмагыз. Зур төркемнән бары тик ак гөмбә, гөреҗдә һәм җирән гөмбә генә ашарга яраклы булып санала. Аларны ризыкка кулланыр алдыннан пешермичә генә файдаланырга мөмкин.
Ризык белән агулануның төп сәбәпләреннән берсе – дөрес итеп әзерләмәү. Ашый торган гөмбәләрне «зарарсызландыру» өчен, аларны җентекләп эшкәртергә – туфрактан чистартырга, суда яхшылап юарга, ә аннары суда тотарга яки пешереп алырга кирәк. Эшкәртү барышында агулы матдәләр гөмбәдән чыгып китә, шуннан соң гына аларны ризык әзерләү өчен кулланырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегендә.