2024 елда Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 73 вакансия ярминкәсе оештырды, шуның нәтиҗәсендә 2060 кеше эшкә урнашты, шуларның 830ы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эш тапты. Чараларга барлыгы 20 меңнән артык кеше килгән.
Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе кимеде: быел ул эшче көчләр санының 0,19% ын тәшкил итте, былтыр 0,27% булган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2024 елда эшсезләр сыйфатында 1236 кеше торган, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 529 кешегә кимрәк, дип хәбәр итә ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
Буш эш урыннары ярминкәләрендә эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге һәм милек рәвешләрендәге 937 предприятие һәм оешма, шулай ук Казанның уку йортлары катнашты. Алар арасында — Казан вертолет заводы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Водоканал» МУП, «Нәфис Косметикс» АҖ, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Метроэлектротранс» МУП, Казан федераль университеты.
Эш бирүчеләрдә түбәндәге һөнәрләргә ихтыяҗ зур булган: инженерлар (төрле өлкәләрдә); шәфкать туташлары; киң профильле станокчылар; пресслаучылар; тапшыручылар; автомат һәм ярымавтоматларны көйләүчеләр; урам себерүчеләр һәм башкалар.
Эзләнүчеләр арасында түбәндәге белгечлекләр аеруча кирәкле: инженерлар (төрле өлкәләрдә), бухгалтерлар, психологлар, табиблар, укытучылар, тегүчеләр, техниклар, машина йөртүчеләр, IT өлкәсендә белгечләр һәм башкалар.
Бүгенге көндә шәһәрнең мәшгульлек үзәге мәгълүмат базасында 14 мең 146 вакансия теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы минимумга җитте һәм эшче көчләр санының 0,21% ын
тәшкил итте . Беренче июльгә шәһәрдә 1369 эшсез шәһәр кешесе исәпләнә.