36 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Фото: Денис Гордийко
Әйтик, аварияләрнең берсе Богатырская урамындагы 7 нче йорт каршында булган. Kia автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет Вокзал урамы ягыннан Идел буе урамына таба бара һәм 57 яшьлек җәяүлене бәрдерә, якынча мәгълүматлар буенча, ул машина юлында тик басып торган. Соңрак зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә.
Ломжа урамында җәяүлеләр катнашында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 14 нче йорт каршында «ВАЗ» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир-ат 2, 4 һәм 6 яшьлек балаларны һәм аларның 26 яшьлек әнисен бәрдергән. Алар көйләнелми торган җәяүлеләр юлы аша чыккан. Зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аларны хастаханәгә салганнар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге искәртеп узганча, көйләнелми торган җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, автомобиль йөртүчесе тизлекне киметергә һәм җәяүлеләрне үткәрү өчен туктарга тиеш. Машина юлын моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк.