В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларга административ җәза бирелгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Бу елның 11 ае эчендә Казанда 3781 машина йөртүче, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен парковка урыннарын алып, автомобильләрне парковкалау кагыйдәләрен бозган. Хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартканнар.
Мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсус парковка урыннары һәр парковкада булырга тиеш. Кагыйдәләр буенча, алар гомуми урыннар санының 10%-ын алып тора, әгәр паркинг зур булмаса, бердән дә ким булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен урыннар бинаның керү өлешенә якынрак урнашкан һәм «Инвалидлар» мәгълүмати табличкасы белән күрсәтелгән була.
Аларны Казанның Дәүләт автоинспекциясе экипажлары патрульлек итү вакытында тикшерә. Әгәр бу ташламалы категориягә кермәгән машина йөртүче автомобилен инвалидлар өчен урында калдыра икән, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Бу очракта административ штраф 5 мең сумга җитә. Әгәр шуның өстенә машина йөртүче урында булмаса, аның машинасын махсус стоянкага алып китәләр.
Казанлылардан автомобиль кую кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, машина йөртүчеләр инвалидлар өчен парковка урынының бер өлешен генә алсалар да, алар административ хокук бозу кыла. Эш шунда ки, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә гади машина йөртүчеләргә караганда күбрәк урын таләп ителә, чөнки, мәсәлән, кайберәүләр машинадан чыгу өчен пандус куллана.
Автомобильне дөрес куймау юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен киртә тудыра, авария-коткару хезмәтләре һәм җыештыру техникасы эшенә комачауларга, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында инвалидлар декадасы дәвам итә. Шәһәрдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар үткәрелә. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.