В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14 юл контроле шкафы норматив хәлгә китерелгән, алар граффити белән бизәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Ел башыннан Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белгечләре шәһәрнең 13 урамында 272 юл тамгасын төзекләндергәннәр.
Барыннан да бигрәк җәяүлеләр кичүе билгеләренә һәм хәрәкәт юнәлешен (стрелка) күрсәтүче билгеләргә вандаллар тарфыннан зыян китерелгән.
Төзекләндерү эшләре Альберт Камалиев, Патрис Лумумумба, Пушкин, Гоголь, Шуртыгин, Челюскин, Миль, Әмирхан, Беломорск, Журналистлар, Карл Маркс, Бутлеров һәм Шаляпин урамнарында башкарылды, дип хәбәр ителә kazantransport сайтында.
Шулай ук 14 юл контроле шкафы норматив хәлгә китерелгән, алар граффити белән бизәлгән.