В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул ук вакытта балаларның юл-транспорт травматизмы һәм җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр буенча вәзгыять киеренке кала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь, Камилә Гобәйдуллина). 2021 елның 11 аенда Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 18%-ка кимегән. Моннан тыш, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үлем очраклары 28%-ка диярлек һәм яралану очраклары 16%-ка кимегән. Бу хакта бүген шәһәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында билгеле булды, аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде.
2021 ел башыннан Казанда 1320 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә 34 кеше һәлак булган, 1527 кеше яраланган.
Юл-транспорт һәлакәтенең яртысыннан артыгы – җәяүлеләрне бәрдерү. Быел 238 шундый авария килеп чыккан, нәтиҗәдә 10 кеше һәлак булган, 237-се имгәнгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Игорь Новиков сүзләренә караганда, шәһәрдә җәяүлеләр кичүендә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләре катлауланган - узган ел аларда бер җәяүле үлгән булса, бу елны бишәү.
«Без шәһәр пассажир транспорты маршрутлары хәрәкәте гамәлгә ашырыла торган урам-юл челтәренең кайбер участокларында җәяүлеләр өчен көйләнми торган җәяүлеләр кичүләрен ясалма тигезсезлекләр белән җиһазландыру мәсьәләсен карау кирәклеге турында хат юлладык», – дип билгеләде ул.
Шулай ук Игорь Новиков балаларныж юл-транспорт травматизмы статистикасы киеренке булып кала, дип билгеләде. Бүгенге көндә 127 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч бала һәлак булган, 133 кеше имгәнгән. «Ата-аналары яки туганнары юл-транспорт һәлакәте вакытында балалар белән янәшә булган, аларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тотмаган, туктатмаганнар. Ә бер очракта әнисе үзе юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар саксызлыгы аркасында 19 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, нәтиҗәдә бер бала үлгән, йөртүчеләр гаебе белән – 108 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, ике бала һәлак булган», – диде ул.
Балаларда юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләүне дәвам итәргә кирәк. «Балигъ булмаганнарның юллардагы куркынычсызлык дәрәҗәсен үстерү максатыннан, педагогик составны әлеге юнәлеш буенча ата-аналар, шулай ук балалар белән «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча биш минутлык» кысаларында соңгы дәресләрдә профилактик эш алып баруга юнәлтүегезне сорыйм. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, мәктәп кышкы каникуллары алдыннан, лекцияләр һәм әңгәмәләр белән белем бирү учреждениеләренә чыгачак», – дип өстәде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы.
Моннан тыш, ул «Балалар белән юл-транспорт һәлакәте» телеграм-каналы турында сөйләде (@kzn_dtp_deti). Анда Казанда балалар катнашында булган аварияләр, шулай ук Казан юлларындагы хәлләр турында мәгълүмат бастырыла. Казанлылар каналда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлларда куркынычсыз тәртип турында файдалы белешмәлекләр таба ала.
«ЮХИДИ белгечләре катнашында лекцияләр үткәрергә тәкъдим итәм, беренче чиратта, укучылары быел юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан мәктәпләрдә», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Казанда юл-транспорт һәлакәтенә анализ ясала. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының төп максатларын тормышка ашыру өчен шәһәрнең куркыныч участокларында инженерлык чаралары үткәрелде. «Юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар буенча чаралар 92%-ка үтәлгән. Кызганычка каршы, күрелгән чараларга карамастан, бүгенге көндә без юл-транспорт һәлакәтләре күп булган дүрт «күчүче» урын булуын билгеләп үтәргә мәҗбүрбез», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин. Мондый участокларга Танк боҗрасы, Җиңү проспекты – Ломжа урамы, Җиңү проспекты – Минск урамы, Ферма шоссесы – Оренбург юлы керә. Күрелгән чараларга карамастан, әлеге участокларда юл-транспорт һәлакәтләрен тулысынча юкка чыгарырга ярамый.
Александр Мищихин сүзләренчә, быел тәмамлап булмаган эшләр автомат рәвештә киләсесенә күчә. Ул ЮХИДИ Казан Башкарма комитетыннан аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән конструктив тәкъдимнәрне хуплаячак, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре күп булмый, әмма шул ук вакытта җәяүлеләр өчен потенциаль куркыныч тудыра торган юл участокларында хәрәкәтне оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә әзер булуы турында әйтте.
Киңәшмәдә шулай ук Транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов, район администрацияләре, шәһәрнең транспорт предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.