Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2023, 14:15

Ел башыннан Казанда янгыннан 11 кешене коткарганнар

Бүген Татарстанда махсус янгынга каршы режим гамәлгә керде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель, Юлия Летникова). Ел башыннан Казанда 255 янгын теркәлгән, аларда 15 кеше зыян күргән һәм 5 кеше һәлак булган. Уттан 11 шәһәр кешесен коткара алганнар. Бүгеннән Татарстанда махсус янгынга каршы режим гамәлдә. Аппарат киңәшмәсендә ут белән эш итүнең төп кагыйдәләре турында шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов сөйләде.

ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, янгынга каршы махсус режим 10 нчы майга кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда Казанда коры үлән һәм чүп-чар яндырырга, ачык учакта һәм мангалда ризык әзерләргә ярамый. Урман-парк зоналарында һәм урман белән чиктәш территорияләрдә пиротехника куллану тыела.

Моннан тыш, торфлы туфракта, яндырылган мангалларда җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда учаклар яндыру, учакларны караусыз калдыру, аларда янучан һәм шартлау куркынычы булган сыеклыкларны һәм предметларны яндыру тыела.

«Барыгыздан да бу мөһим сорауга игътибар итүегезне сорыйм. Табигатькә чыгучыларга әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш һәм ут белән сак эш итү кирәклеген тагын бер кат искә төшерергә кирәк. Ел башыннан инде 5 корбан, һәм республика буенча һәр көнне яңалыклар бар. Шуңа күрә барыгызны да уяу һәм җаваплы булырга чакырабыз», - диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Ф.Тимурханов сүзләренчә, март аенда Казанда шәһәрнең язгы-җәйге янгын куркынычына әзерлеген тикшергәннәр. Урман янгыннары куркынычы астында Краснооктябрьский, Яңа Юдино, Аккош күле, Залесный, Крутушка, Щербаково, Зәңгәр күл, Петровский, Зур Дербышки, Татваленка, Кояшлы торак массивлары һәм балалар сәламәтләндерү лагерьлары тора.

Барлык районнарда да торак массивларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгын күзәтеп торучы профилактик төркемнәр оештырылды, дип билгеләп үтте Ф.Тимурханов. Ул искәрткәнчә, РФ Хөкүмәте карары буенча 2017 елның 1 нче мартыннан урман массивларына тоташкан участокларның иминлеген участок хуҗалары күзәтергә тиеш. Аларга территорияне коры ботаклардан, чыбык-чабыктан һәм башка потенциаль «ягулыктан» мөстәкыйль чистартырга, участок белән урман арасында янгын объектларыннан азат 10 метрлы буфер булдырырга яки үз милкен 0,5 метрлы янгынга каршы барьер белән сакларга кирәк.

«Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык арта. Зур матди зыян китергән янгыннар өчен җинаять җаваплылыгы каралган», – диде Ф.Тимурханов.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда 1197 янгын булган, аларда 34 кеше һәлак булган, тагын 56 кеше җәрәхәтләр алган.

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.04.2023
Видеорепортаж
17.04.2023 12:38
17 нче апрельдән 10 нчы майга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелгән
Барлык яңалыклар