Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2019, 14:54

Ел башыннан Казанда 52 законсыз эшләгән сәүдә объекты сүтелгән

Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда ел башыннан бирле законсыз урнаштырылган 52 сәүдә объектын демонтажлап, 3 капиталь төзелеш объектын сүттеләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте.

Узган ел Татарстан башкаласында законсыз урнаштырылган 471 сәүдә объектын сүткәннәр, дип хәбәр итте Р.Фазылянов. «Мондый төрдәге объектлар шәһәр халкына комачаулык тудыра һәм законлы эшләүче эшмәкәрләргә көндәшлек барлыкка китерә», - дип өстәде ул.

Законсыз стационар булмаган объектларны демонтажлау белән бергә Казан территориясендә үз белдеклелек белән капиталь объектларны суд карарлары нигезендә сүтү буенча эш алып барыла. Рөхсәт документларыннан башка законсыз объектлар төзү, җир учасокларын биләп алу яки башка максатлар өчен бирелгән җир участогында төзү эшләре алып бару әлеге объектларны демонтажлауга нигез булып тора. Бу ел башыннан гына да Казанда законсыз рәвештә төзелгән 3 корылма сүтелде, шуннан соң тагын 15 милекче-хокук бозучы үз объектларын мөстәкыйль рәвештә җимерде.

«Мәҗбүри рәвештә сүттерелүгә тотылган барлык чыгымнар суд тәртибендә түләтелә. Ел башына без 24 млн. сумлык 18 уңай суд карарын алдык», - диде Кулланучылар базары комитеты рәисе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.04.2019
Видеорепортаж
15.04.2019 11:38
2018 елда Казанда ваклап сатуның гомуми әйләнеше 10%-ка үскән
Барлык яңалыклар

Ел башыннан Казанда 52 законсыз эшләгән сәүдә объекты сүтелгән

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда ел башыннан бирле законсыз урнаштырылган 52 сәүдә объектын демонтажлап, 3 капиталь төзелеш объектын сүттеләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте. </p> <p> Узган ел Татарстан башкаласында законсыз урнаштырылган 471 сәүдә объектын сүткәннәр, дип хәбәр итте Р.Фазылянов. «Мондый төрдәге объектлар шәһәр халкына комачаулык тудыра һәм законлы эшләүче эшмәкәрләргә көндәшлек барлыкка китерә», - дип өстәде ул. </p> <p> Законсыз стационар булмаган объектларны демонтажлау белән бергә Казан территориясендә үз белдеклелек белән капиталь объектларны суд карарлары нигезендә сүтү буенча эш алып барыла. Рөхсәт документларыннан башка законсыз объектлар төзү, җир учасокларын биләп алу яки башка максатлар өчен бирелгән җир участогында төзү эшләре алып бару әлеге объектларны демонтажлауга нигез булып тора. Бу ел башыннан гына да Казанда законсыз рәвештә төзелгән 3 корылма сүтелде, шуннан соң тагын 15 милекче-хокук бозучы үз объектларын мөстәкыйль рәвештә җимерде. </p> <p> «Мәҗбүри рәвештә сүттерелүгә тотылган барлык чыгымнар суд тәртибендә түләтелә. Ел башына без 24 млн. сумлык 18 уңай суд карарын алдык», - диде Кулланучылар базары комитеты рәисе. </p>