Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2022, 11:15

Ел башыннан Казанда 216 законсыз сәүдә объекты демонтажланган

Рейдлар барышында хокук бозучыларга 3 млн сумга якын 1,5 меңнән артык беркетмә төзелгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Юлия Летникова). Казанда ел башыннан алып 2,5 мең кв. метрдан артык мәйданда 216 законсыз сәүдә объекты демонтажланган. Стихияле сәүдәне бетерү буенча 300 дән артык рейд барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре 2,8 млн сумлык 1548 беркетмә төзегән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Быел беренче тапкыр шәһәрдә законсыз мобиль сәүдә объектларын һәм вендинг автоматларын демонтажлау үткәрелә башлады. «Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», – диде И.Шакиров.

Аның сүзләренә караганда, стационар булмаган сәүдә форматына ТР башкаласының кулланучылар базарында ихтыяҗ зур. Шулай итеп, быел урнаштыру схемасына үзгәрешләр кертелде, хәзер ул 732 урынны үз эченә ала. «Бүгенге көндә Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча 544 килешү төзелгән. Урыннарны гамәлгә ашыруның төп этабы төгәлләнде инде», – дип билгеләде И.Шакиров. Казан бюджетына төзелгән килешүләрдән кергән керемнәрнең суммасы 65 млн сум тәшкил итә.

Стационар булмаган объектларны таләпләргә туры килү-килмәүгә тикшерү әле дәвам итә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльфанов билгеләп үткәнчә, аларның тышкы кыяфәтенә аерым игътибар бирергә кирәк. «Сәүдә нокталарының расланган нормаларга туры килмәве Казанны яхшы яктан күрсәтми. Шәһәргә цивилизацияле сәүдә кирәк. Барлык объектларны тәртипкә китерергә вакыт», – диде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.08.2022
Видеорепортаж
08.08.2022 11:07
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда сатучы татарстанлылар саны 37% ка арткан
Барлык яңалыклар