В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укуларны 1,5 меңнән артык яшь әни, 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар узды.
Фото: Денис Гордийко
Һөнәр һәм белгечлекләр исемлеге ел саен киңәя һәм эш бирүчеләрнең квалификацияле кадрларга ихтыяҗының даими үзгәрүе исәпкә алына.
«Быел укыту 33 һөнәр һәм белгечлек буенча уздырыла, – дип хәбәр итте Г.Филиппова. – Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә массакүләм чараларны тыю чорында укыту дистанцион режимда үткәрелде».
«Демография» милли проекты составына керә торган «Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» һәм «Өлкән буын» федераль проектлары кысаларында квалификация күтәрү программасы буенча Татарстанда 699 хатын-кыз, 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 894 кеше белем алган. Алар слесарь-ремонтчы, пешекче, кондитер, кассир, администратор, ЭВМ операторы, шулай ук «1С: Бухгалтерия», «Урта медицина белеме педагогикасының һәм дидактикасының актуаль мәсьәләләре», «һөнәри коммуникацияләр өлкәсендә инглиз теле» һ.б. юнәлешләрдә укулар уздылар.
«Барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнарының эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеге кадрлар потенциалын үстерүгә уңай йогынты ясый, – дип ассызыклады спикер. – Бу яшьләрне эшче һөнәрләрне үзләштерүгә җәлеп итәргә, кадрлар потенциалын саклап калу һәм үстерү инициативасына ярдәм итә. Мәшгульлек хезмәте органнары үз чиратларында, яшь кешеләрне һөнәр сайлау һәм хезмәт базары таләпләре нигезендә һөнәри белем алу өчен профильләштерүне тәэмин итәләр».