3 меңгә якын хезмәткәр "соры зонадан" чыгарылды – алар белән хезмәт килешүләре төзелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда ел башыннан бирле 16 предприятие 1924 хезмәткәр алдындагы хезмәт хакы буенча 103 млн сумлык бурычларын кайтарган. 9 ай нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр белән 10 меңгә якын килешү һәм аларның хезмәт хакларын арттыру турында өстәмә килешү төзелгән, ә 3 меңгә якын хезмәткәр "соры зонадан" чыгарган – алар белән хезмәт килешүләре төзелгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
Агымдагы елның 9 аенда шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы, Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 43 мең сумнан артып киткән һәм 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10% арткан. Чынлыкта, инфляцияне исәпкә алып, үсеш 7,8% тәшкил итте, дип хәбәр итте А.Вәлиәхмәтов.
"Кече предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 23 мең сум тәшкил итүе борчый, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,6% кимрәк. Кимү кайбер эшкуарларның үз эшчәнлеген хезмәт хакы түләүне "соры схемаларын" кулланып гамәлгә ашыруы белән дә бәйледер, - диде А.Вәлиәхмәтов һәм ел башыннан "соры зонадан" 2942 хезмәткәр чыгарылуын – алар белән барлык кагыйдәләр буенча хезмәт килешүләре төзелүен өстәде.
Бюджеттан тыш тармак предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар тагын бер актуаль проблема булып кала бирә. Спикер сүзләренә караганда, 1 октябрьгә 278 оешма ачыкланган, аларда социаль минимумнан түбәнрәк хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр бар, аларның 34-ее буенча мәгълүмат Прокуратураның территориаль органнарына җибәрелгән.
"Безнең эшнең нәтиҗәлелеген характерлаучы иң мөһим күрсәткеч булып, физик затлар кеременә салым керү дәрәҗәсе тора", - дип билгеләп үтте спикер һәм агымдагы елның 10 аенда эш бирүчеләр 25,4 млрд.сум күләмендә салым түләгән, бу узган ел белән чагыштырганда 12% күбрәк, дип өстәде.
"Хезмәт хакы буенча бурычларны киметү, соры хезмәт базарын легальләштерү эшен дәвам итәчәкбез, - дип билгеләде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин. - Бу ведомствоара эш. Без дә 16 эш бирүчене бурычларны түләүгә чакырдык, 103 млн бурыч түләнгән, 3 меңгә якын кешене соры зонадан чыккан – бу бик зур нәтиҗә", - дип йомгаклады И.Метшин.