В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кар өемнәрендә документлар, автомобиль номерлары һәм кер юу машинасы табылган
Агымдагы елның өч аенда ТР башкаласы урамнарыннан 136 тонна кар чыгарылган һәм утильләштерелгән. 2024 елда бу сан 888 мең 695 тонна тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУПта.
Хәзерге вакытта шәһәрдә оешманың сигез кар эретү пункты (КЭП) эшли. Алар Портовая, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Адель Кутуй урамнарында, шулай ук Җиңү проспектында урнашкан.
КЭПка кар белән бергә еш кына шәһәрлеләрнең югалган әйберләре эләгә. Шулай итеп, Несмелов урамындагы пунктта документлар пакетын таптылар. Хуҗасы табылып документларны кире кайтардылар. Ә Воровский урамындагы пунктта көрттә кер юу машинасы бар иде. Әмма еш кына кар өемнәрендә автомобиль номерларын табалар.
Исегезгә төшерәбез, узган кышкы чорда Казан урамнарыннан 2 млн 100 мең тоннадан артык кар чыгарылган һәм утильләштерелгән, бу шәһәр өчен абсолют рекорд булды. Өч кышкы айда 180 мм явым-төшем булган, бу еллык уртача нормадан 35%ка югарырак.