Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2024, 11:35

Ел башыннан 2 меңгә якын Татарстан гаиләсе аналык капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга карар кылды

Гаризаны банкларда, МФЦ офисларында һәм РФ Соцфондының клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин

2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә, ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап, турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.

Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, бала тууга (уллыкка алуга) бәйле дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән балага өч яшь тулгач кына файдаланырга мөмкин. Торак кредиты яисә заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм заемнарын каплауга җибәрү искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталыннан бала тууга (уллыкка алуга) бәйле дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы барлыкка килгән бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза баланың тууына (уллыкка алынуына) бәйле рәвештә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән көннән соң теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин.

«Ана капиталы акчасын файдалану буенча республикада иң популяр юнәлешләрнең берсе – элеккечә торак шартларын яхшырту, әлеге мөмкинлектән программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны кредит учреждениесендә үк бирү бик уңайлы. Бу очракта гаиләнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәк булган вакытны туганнарына һәм якыннарына багышлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта теләгән очракта күпфункцияле үзәк офисларында яисә фондның клиент хезмәтләрендә гариза бирү мөмкинлеге дә саклана,» – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Барлык яңалыклар

Ел башыннан 2 меңгә якын Татарстан гаиләсе аналык капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга карар кылды

<p> 2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә, ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап, турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән. </p> <p> Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, бала тууга (уллыкка алуга) бәйле дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән балага өч яшь тулгач кына файдаланырга мөмкин. Торак кредиты яисә заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм заемнарын каплауга җибәрү искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталыннан бала тууга (уллыкка алуга) бәйле дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы барлыкка килгән бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза баланың тууына (уллыкка алынуына) бәйле рәвештә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән көннән соң теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин. </p> <p> «Ана капиталы акчасын файдалану буенча республикада иң популяр юнәлешләрнең берсе – элеккечә торак шартларын яхшырту, әлеге мөмкинлектән программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны кредит учреждениесендә үк бирү бик уңайлы. Бу очракта гаиләнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәк булган вакытны туганнарына һәм якыннарына багышлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта теләгән очракта күпфункцияле үзәк офисларында яисә фондның клиент хезмәтләрендә гариза бирү мөмкинлеге дә саклана,» – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. </p>