Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2024, 11:24

Ел башыннан Татарстан Социаль фонды бүлеге яңа туган 10 мең балага СНИЛСны проактив форматта рәсмиләштергән

Документлар ГХАТ органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп теркәлә

Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ГХАТ органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.

Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.

«Яшел карточка» рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына «шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә» рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый ала», – дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.

Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар