Еш кына шалтыратучылар яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр темасы белән кызыксыналар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). 2023 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда балалар ышаныч телефонына 5 меңгә якын шалтырату килгән. Бу 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 1 меңгә диярлек күбрәк.
Иң күп мөрәҗәгатьләр, 1071, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре белән бәйле. Шалтыратучылар шулай ук еш кына балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, уку проблемалары һәм бала хокукларын яклау темасы белән кызыксыналар.
Татарстанда бердәм бөтенроссия линиясенә +7(800)200-01-22 телефоны буенча балалар ышаныч телефонының биш хезмәте тоташтырылган: Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Алабугада, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
Узган елдан бирле +7(800)555-22-20 номеры буенча бердәм яшьләр ышаныч телефоны эшли. Аңа инде 2 меңнән артык шалтырату килгән. Мөрәҗәгатьләр гаилә конфликтлары, бала тәрбияләү проблемалары, якыннарын югалту аркасында кичерешләр, алкогольгә бәйлелек, социаль дезориентация һ.б. белән бәйле булган.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә. Психологлар анонимлыкны һәм сер итеп саклауны гарантияли.
«Татарстан Республикасында 6 шәһәрдә – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистайда – 7 психологик-педагогик ярдәм үзәге эшли. Психологик ярдәм системасын үстерү ТР Яшьләр министрлыгының өстенлекле максатлары исемлегенә керә», – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы Ринат Садыйков.