В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласыннан Санкт-Петербургка очкан Киров кешесе юбилей пассажиры булды.
Фото: Казан аэропорты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Быел Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты рекордлы 4 млн пассажирга хезмәт күрсәтте. Мондый күрсәткеч Татарстанның гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр теркәлгән.
«Маршрут челтәрен киңәйтү һәм гамәлдәге юнәлешләрдә рейслар санын арттыру буенча башкарылган эш нәтиҗәсендә пассажирлар агымының сизелерлек артуына ирешелде», – дип билгеләп үтте аэропортның генераль директоры Сергей Романцов.
Юбилей пассажиры Кировта яшәүче Елена Ведрова булды, ул Казан – Санкт-Петербург рейсында теркәлде. Аңа сувенирлар, һава аланының уңайлы залларында хезмәт күрсәтү өчен сертификат һәм бер авиакомпаниядән бушлай очыш сертификаты бүләк иттеләр, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.