В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәргә күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Төркия һәм Кытайдан киләләр икән
Фото: Денис Гордийко
Утырышны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде. ТР Рәисе администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шәһәр Башкарма комитеты министрлыклары һәм бүлекчәләре вәкилләре, руханилар чакырылган иде.
«Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре көннән-көн актуальләшә бара. Безнең шәһәр һәрвакыт үзенең мультимәдәниятлелеге, толерантлыгы белән дан тотты һәм горурланды, шуңа күрә балансны саклап калу бик мөһим. Милли сәясәт безнең кабинетларда гына тормышка ашырылырга тиеш түгел, шаблонлы карарлар да була алмый», – дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Сәгыйтова утырышта катнашучыларга.
Узган алты айда Казанда яшәүгә 1,9 мең чит ил гражданы рөхсәт алган, ә 17,5 мең кеше ТР башкаласы территориясендә хезмәт эшчәнлеген алып бара ала. Тагын 981 чит ил гражданы вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган, 26,4 мең чит ил кешесенең яшәү вакыты озайтылган. Мәгълүматларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов китерде.
«2020 елда Россия Федерациясе гражданлыгына кабул итү турында гариза белән мөрәҗәгать итә алган затлар даирәсе киңәйтелде. Казанда миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләр тарафыннан 966 шундый гариза кабул ителде», – дип хәбәр итте ул.
Хәзер Казанда законлы нигездә 39,2 мең чит ил кешесе яши.
Утырышта докладлар белән район администрацияләре вәкилләре чыгыш ясады, алар алып барылган милли сәясәт турында сөйләделәр.
Әйтик, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында татар телендә тәрбия һәм укытуны 18 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе алып бара. 30 балалар бакчасында татар телендә тәрбияләү һәм укыту белән 59 төркем оештырылган. Тагын 49 мәктәптә 196 сыйныф татар телендә укыту һәм 663 сыйныф татар телендә тәрбияләү белән ачылган. Мондый мәгълүматларны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая китерде.
Педагоглар Казанны төрле конкурсларда, шул исәптән бөтенроссия дәрәҗәсендә дә тәкъдим итәләр. Әйтик, дүрт укытучы «Туган тел» туган тел укытучыларының мастер-классы һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы призерлары һәм лауреатлары булган.
Масштаблы мәктәп проектлары арасында Ольга Дроздецкая «Сәйяр-2023» театр коллективлары фестивален, «Апуш» балалар театр студиясен, Казанның «Әйдә, шаярт!» шаяннар һәм тапкырлар клубын билгеләп үтте.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Денис Сугоняко сөйләвенчә, узган уку елында 2 нче балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика грантлар конкурсында җиңүче булган, ә 2 нче гимназиядә «Татар онлайн-мәктәбе» булдырылган. Анда программаның төп фәннәре, шулай ук программалаштыру, робототехника һәм 3D-модельләштерү буенча дәресләр уза.
Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар турында Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Кравченко сөйләде.
«Республика территориясендә 6,1 мең коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Аларның 2,1 меңе – дини оешмалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тугыз оешма гаилә кыйммәтләрен формалаштыру белән шөгыльләнә, тагын биш оешма рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүне үзмаксат итеп куйган», – дип хәбәр итте ул.