В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләү мохтаҗлыкны комплекслы бәяләгәннән соң раслана
Фото: Денис Гордийко
Бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Әгәр гаиләнең һәр әгъзасына хисап чорында уртача җан башына керем төбәктә бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаса, түләү хокукы барлыкка килә. Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милеккә кагылышлы таләпләргә туры килергә тиеш.
Хисап чоры – гариза биргән айдан бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, ата-аналар март аенда гариза бирсәләр, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның феврале – 2024 елның гыйнвары булачак.
Түләү Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ы күләмендә булачак. Быел аның күләме 12 мең 741 сум тәшкил итә.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өстәмә мәгълүматны +7(800)100-00-01 телефон номеры буенча (шалтырату бушлай) бердәм контакт-үзәктән алырга мөмкин.