Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә 1011 инвалид һәм 703 мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Юлия Летникова). Ел башыннан Казанның 45 мәктәбеннән 500 дән артык педагог сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча тренинглар узды. Май аенда 38 балалар бакчасы һәм 45 мәктәп педагоглары һәм җитәкчеләре инклюзив белем бирүче белгечләр әзерләү буенча семинарларда катнаштылар. Казанда аны үстерү буенча нинди эш алып барылуы турында эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
Бүгенге көндә Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1011 инвалид бала һәм 703 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала. Балалар бакчаларында инклюзив белем бирүне үстерү өчен балалар белән коррекцион эш оештырылган, ә мәктәпләрдә адаптация программалары бар. «Инклюзив белем бирү ныклы әзерлек һәм шул исәптән үзенчәлекле балалар белән эшләүче белгечләрне таләп итә», – дип ассызыклады Г.Сәгыйтова.
Ел башыннан алып үткәрелгән тренингларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче укытучыларга мәктәп укучыларында үсеш үзенчәлекләре булган яшьтәшләренә карата толерант мөнәсәбәтне ничек формалаштыру турында сөйләделәр. Тренинглар «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» дигән коммерциягә нигезләнмәгән оешма белән берлектә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ярдәме белән оештырылган.
Уку елы дәвамында «Дәрескә бергә» федераль проекты кысаларында шәһәр мәктәпләрендә инклюзив практикалар фестивальләре, игелек һәм параспорт дәресләре узган. Шул ук программа буенча балалар бакчалары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре кабинетлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен кирәкле ресурслар белән җиһазландырылган.
Инклюзив белем бирүне үстерүдә аутизм проблемалары үзәге президенты Екатерина Мень дә үз ярдәмен күрсәткән. Ул Казан белгечләре, аутист балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашкан.
Май аенда узган семинарларда «Иҗтимагый дипломатия» фәнни-гамәли үзәге директоры, Бөтенроссия белем бирү оешмалары җитәкчеләре ассоциациясе спикеры Елена Дробышева чакырылган кунак буларак катнашкан.
Инклюзив белем бирүне үстерү белән беррәттән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудыру буенча җитди эш алып барыла, дип билгеләп үтте Г.Сәгыйтова, бу тренировка елыннан башлап алар шәһәрнең спорт объектларында җиде юнәлеш буенча дәресләргә бушлай йөри.
Балалар «Талантика» яшүсмерләр клубында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә алалар. Анда 2020 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче спорт залы ачылды, ул махсус тренажерлар белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә залга 25 бала йөри.
Моннан тыш, «Ярдәм» мәчете территориясендә шәһәрдә инвалидлар һәм паралимпиячеләр өчен беренче спорт комплексы төзелде. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең бөтен үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән мондый комплексның Казанда аналоглары юк иде әле», – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Гомумән алганда, яшь спортчылар өчен ел дәвамында 300 мең катнашучыны колачлаган меңләп чара үткәрелә. Ә спорт һәм физик культура белән даими рәвештә шөгыльләнүче 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр саны 200 меңнән артык кеше тәшкил итә. Алар 634 тренер җитәкчелегендә 27 спорт мәктәбендә шөгыльләнә.