Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). Бу ел башыннан Казанның «Зооцентр» приютыннан 233 эт гаиләле булган. 14 дүрт аяклы дус шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган «Лапа дружбы» хәйрия акцияләрендә яңа хуҗалар тапты.
Бүгенге көндә приютта 392 эт һәм 57 көчек яши, алар хуҗалар көтә. Шәһәр халкы приютта яшәүчеләр белән аралаша, алар белән 2021 елда төзекләндерелгән махсус мәйданчыкта йөри һәм үзләренә ошаган йорт хайваннарын өйләренә алып кайтып китә ала.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 406 хайван йортлы булган, шул исәптән «Лапа дружбы» акцияләре нәтиҗәләре буенча 38 эт һәм көчек урнаштырылган. 5 нче июнь көнне Горки-Әмәт урманында узган акциядә казанлылар 13 этне өйләренә алып кайтып киткән. Узган якшәмбедә «Крылья Советов» паркында приютның бер хайваны яңа йорт таба алды.