Белгечләр юл йөрү документларын рәсмиләштергәндә һәм поездга утырганда ярдәм итәләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). 2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы вокзалларында озату хезмәтеннән 23,7 меңнән артык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажир файдаланган – 2022 ел белән чагыштырганда 26% ка күбрәк. Казан иң күп гаризалар биргән шәһәрләр рәтенә керде – 2 мең 556 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Вокзал хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны каршы алалар, аларга юл йөрү документларын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр, аларны территория буенча хәрәкәт иткәндә һәм поездга утырганда озата баралар. Кирәк булганда, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән пассажирларга кресло-коляска бирәләр яки багаж ташуда ярдәм итәләр.
Хезмәт алуга гаризаны мобильлеккә ярдәм итү үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны буенча кабул итәләр. Аны сәфәргә кадәр өч тәүлек алдан, әмма ким дигәндә 24 сәгать алдан җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.