В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча гомуми күрсәткечләр узган ел күрсәткечләреннән 1,6 тапкырга артып китә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпаннар кадалудан 7358 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1598 е – Казанда яшәүчеләр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6 тапкыр күбрәк һәм уртача еллык күрсәткечтән 1,3 тапкыр артыграк.
Талпан энцефалиты буенча республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан да эндемик булып тора. Бу территорияләрдә талпан кадалу очракларының 91,7% ы булган. Очраклар, Апас районыннан тыш, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән.
Республикада эпидемия сезоны башыннан 1706 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозы кузгатучы 586 ендә бүленгән (гомуми санның 7,9% ы), талпан вируслы энцефалит кузгатучы бер талпанда табылган.
Татарстанда талпанга каршы 2064,100 га мәйдан эшкәртелгән, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре – 660,900 га, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Быел талпан энцефалитыннан республиканың 3350 кешесе, шул исәптән 449 бала прививка ясаткан.
Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүгә алып бару зарур. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Тешләгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләү, шуннан соң кулларны сабынлап яхшылап юу сорала. Чыгарылган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк.