В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча гомуми күрсәткечләр узган елгы күрсәткечләрдән 13% ка артыграк
Фото: Марат Мөгыйнов
Республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан, талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып тора. Бу территорияләрдә талпан тешләү очракларының 84,7% ы булган.
Эпидсезон башланганнан бирле Татарстанда кешеләрдән алынган 1202 талпан тикшерелгән. Аларның 224 ендә иксодлы талпан боррелиозын тудыручы ачыкланган.
Республикада 2694 гектар мәйданда талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелгән. Шундый ук эшләр җәйге сәламәтләндерү оешмаларында 608,9 гектар мәйданда башкарылган.
Республиканың 7564 кешесе, шул исәптән 902 бала, талпан вирусы энцефалитыннан прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә.
Әгәр талпан тешләсә, талпанны алу өчен мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен аны лаборатория тикшерүенә китерү сорала.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны үзеңә чыгарырга кирәк: тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефоннары буенча белергә була.