В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә ревизорлар 479 җәмәгать транспорты берәмлеген тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 13-нче апрель көнне Казанның җәмәгать транспортында рейдлар вакытында ревизорлар шәхси саклану чараларыннан башка 371 пассажирны ачыклаган, барлык пассажирлар кисәтүдән соң битлек кигән.
«Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе белгечләре, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре һәм кондукторлар 16 контроль ноктада 479 берәмлек җәмәгать транспортын тикшерде.
Апрель башыннан шәһәрнең җәмәгать транспортында битлек режимын бозучы 3546 пассажир ачыкланган.
Автобус, трамвай, троллейбус һәм метро станцияләрендә рейдлар даими үткәрелә, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.