В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 400дән артыгы – 7-нче апрельдә үткәрелгән рейдлар вакытында.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Кичә, 7-нче апрельдә, Казанның җәмәгать транспортында 426 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизор хезмәтләре һәм транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар 16 контроль ноктада 535 күчмә составны тикшергән. Кисәтү ясаганнан соң, хокук бозучылар битлекләрен кигән.
Апрель башыннан Казан җәмәгать транспортында 1904 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә Транспорт комитеты социаль челтәрләрендә.