Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2023, 15:13

2023 ел башыннан татарстанлыларның банк карталарыннан аферистлар 2,5 меңнән артык урлау башкарган

Атналык уртача зыян 20 миллион сумга җитә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март, Татьяна Марюхова). 2023 ел башыннан аферистлар Татарстан халкының банк карталарыннан һәм счетларыннан 2,5 меңнән артык урлау башкарган. 500 дән артык җинаять эше ачылган һәм судка җибәрелгән, алар буенча 400 гә якын гаепләнүче уза. Карталардан урлау һәм мәгълүмати технологияләр кулланып алдау республикада кылынган барлык җинаятьләрнең дүрттән бер өлешен тәшкил итә – бу 13 меңгә якын очрак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газимов хәбәр итте.

«Хокук саклау органнары көненә мондый җинаятьләр фактлары буенча яшәүчеләрдән 30-35 мөрәҗәгать кабул итә. Атналык уртача зыян 20 миллион сумга җитә, әмма гражданнар мошенникларга күчергән суммалардан чыгып, аннан да күбрәк була», – диде Р.Газимов. Ул мондый җинаятьләрне ачу методикасы үзгәрүен ачыклады – бу эштә Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урында тора, ә Россия буенча – мошенникларны тоткарлау буенча Мәскәүдән кала икенче урында.

Ул күпчелек очракта аферистларның республикадан читтә эшләвен сөйләде. Мошенникларның кайда булуын ачыклау һәм аларны Татарстанга алып килү өчен, 2022 елда хокук саклау органнары илнең башка төбәкләренә 600 ләп командировка оештырган. 300 гә якын кеше тоткарланган.

Телефон шалтыратулары

Мошенниклыкның популяр төрләренең берсе – телефон шалтыратулары. Аферистлар төрле сәбәпләр белән шалтыраталар һәм үзләрен туганнары, шулай ук хакимият вәкилләре, шул исәптән хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр. Алар халыкның төрле категорияләренә шалтыраталар һәм номерларны төрле программалар кулланып алыштыралар.

Еш кына мошенниклар банк исеменнән билгесез кушымта урнаштыруны, кредит рәсмиләштерүне яки акчаларны иминиятләштерүне һәм аларны башка банк счетына күчерүне сорыйлар. Бу җинаятьләр башка мошенниклык очракларының 20% ын тәшкил итә. Кайвакыт мондый очракларда күчерелгән акчаны кире кайтару авыр була. Иң яхшы профилактика – сөйләшүне вакытында туктату.

Интернет-сатып алулар

Интернет-мәйданчыклардан товарлар сатып алганда да, мошенниклар белән очрашырга мөмкин, бигрәк тә түбән бәяләр һәм ташламалар эзләгән вакытта. Мошенниклар сатып алучыдан товар килеп җиткәнче яки аны җибәргәнче үк алдан түләүне сорый ала. Шуннан соң алар элемтәгә керүдән туктыйлар, яисә буш яки башка товар салынган посылкалар җибәрәләр.

Халыкка товарларны бары тик тикшерелгән интернет-мәйданчыкларда, башта бәяләмәләрне укып, сатып алырга киңәш ителә.

Бушлай реклама сайтлары

Бушлай реклама сайтлары аша акча урлау саны азрак булса да, бу алдау ысулы әле дә актуаль.

Еш кына җинаятьчеләр Татарстан буенча яки илнең башка төбәкләренә әйберләр җибәрү яки сәяхәтләр өчен транспорт һәм юлдашлар эзләү сервисларын кулланалар. Ялган машина йөртүче сәяхәтне раслый, аннан соң клиенттан алдан түләүне сорый һәм фишинг сылтамасын җибәрә. Мондый сайтлар банк карталары мәгълүматларын истә калдыра һәм алардан акча алу өчен куллана. Акчаларны алгач, аферистлар элемтәгә керми башлый.

Тикшерелгән сайтларда һәрвакыт ниндидер товар яки хезмәт өчен сайт системасы аша түләү мөмкинлеге бар, башка сылтамалар буенча күчмичә.

Инвестицияләү

Еш кына мошенниклар зыян күрүчеләргә шалтыратып, акчаларны сәүдә биржалары ярдәмендә арттырырга тәкъдим итәләр. Моның өчен алар рәсми мәйданчыкларга охшаган сайтларның күчермәләрен ясыйлар һәм шунда кешеләрне җәлеп итәләр.

Бу очракта уяу булырга һәм сезгә инвестицияләр тәкъдим иткән сайтларны җентекләп өйрәнергә, аннан соң гына кыйммәтле кәгазьләр яки башка акцияләр сатып алырга кирәк.

«Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән»

Мошенниклыкның тагын бер популяр төре – юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганнары исеменнән шалтыратулар. Зыян күрүчеләргә стационар телефонга шалтырату килә. Билгесез кешеләр туганнарына җәзадан качарга ярдәм итәр өчен зур суммада акча сорыйлар. Алар шулай ук туганнарының тавышына охшатып сөйләшә ала. Шуннан соң зыян күрүчегә, еш кына пенсионерга, акчаны алу өчен курьер килә. Акча тапшыручылар мәктәп укучылары яки 18 яшьтән өлкәнрәк егетләр булган очраклар да очраган.

Узган ел мондый җинаять сценарийлары буенча шәһәр халкы аферистларга 80 миллион сумга якын акча тапшырган. Мондый очракларда сөйләшүне туктатып, ситуацияне туганнардан шалтыратып белергә кирәк.

Р.Газимов искәрткәнчә, мошенниклык өчен җәза Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча бирелә. Кылынган гамәлләргә һәм китерелгән зыянга бәйле рәвештә, җинаятьләр маддәнең дүрт өлеше кысаларында квалификацияләнә. Максималь җәза – 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Исегезгә төшерәбез, таныш булмаган кешеләрдән шалтыратулар яки хәбәрләр килгәндә, алар белән элемтәгә керергә һәм аларның күрсәтмәләре буенча эш итәргә – акча күчерергә, билгесез кушымталар урнаштырырга яки интернет-заказны алдан түләргә ярамый. Мондый очракларда мошенниклык факты турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә киңәш ителә.

Барлык яңалыклар