Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2019, 13:29

2019 ел башыннан бирле Казан паркларында һәм скверларында 70-тән артык кече архитектура формалары торгызылды

Алар арасында спорт тренажерлары, балалар мәйданчыклары, чүп савытлары һәм навигация объектлары бар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). 2019 ел башыннан бирле Казан паркларында һәм скверларында 70-тән артык кече архитектура формалары торгызылды, алар арасында спорт тренажерлары, балалар мәйданчыклары, чүп савытлары һәм навигация объектлары бар. Спорт мәйданчыклары коймаларын, этләрне йөртү мәйданчыкларын, юл-сукмак челтәрен алыштыру эшләре дәвам итә, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров һәм инфраструктураны тиз арада амортизацияләү килүчеләр агымы белән бәйле дип өстәде.

«Һичшиксез, иҗтимагый киңлекләрне норматив тәртиптә тоту мөһим мәсьәлә булып кала. Шәһәр ведомстволарының бердәм эше аны тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә», - дип хәбәр итте М.Закиров. Ул шулай ук паркларда вандаллык очраклары еш булуын билгеләп үтте – әйтик, узган җәйге чорда дирекция хезмәткәрләре 20-дән артык вандаллык яки милек бозу очрагын ачыклаган. М.Закиров сүзләренчә, «Крылья Советов», Урицкий, «Черек күл», «Сосновая роща» парклары, Горки-Әмәт урманы вандаллар кулыннан ешрак зыян күрә..

Спикер сүзләренчә, проблемаларны оператив хәл итүгә сәүдәдән яки коммерция чараларын үткәрүдән кергән акча юнәлтелә – әлеге ел башыннан бу 1 млн. сумга якын булган. Әмма бу акча алга таба эшләү өчен җитәрлек түгел, дип ассызыклады М.Закиров. Шулай итеп, киләсе елда «Черек күл» һәм «Крылья Советов» паркларындагы коймаларны, кече архитектура формаларын һәм спорт мәйданчыкларының капламнарын торгызырга кирәк булачак. Моның өчен 15 млн. сум күләмендә финанслау кирәк, диде докладчы.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, җәмәгать киңлекләрен саклау мәсьәләсе хәл ителмәгән булып кала. Бу елда Дирекция шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләрен «Комсомолец» паркына, Горки-Әмәт урманына, Горький исемендәге паркка җәлеп иткән. «Бу хокук бозуларны булдырмау өчен вакытлыча кирәкле чаралар иде. Әмма паркларга игътибар арту белән без комплекслы карар кабул итәргә кирәклеген күрәбез», - дип ассызыклады М.Закиров.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бу сезонда Казанның 20 җәмәгать киңлегенең 15-е икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең мәгълүматлар базасына кертелгән, бу исә 2020 елга инфраструктураны тотуга финанслау күләмен арттыруга китергән. 2019 ел ахырына кадәр яңа һәм тагын төзелә торган иҗтимагый киңлекләрнең техник паспортларын булдыру буенча эш планлаштырылган – бу территорияләрне югарырак дәрәҗәдә тотарга ярдәм итәчәк, дип ышандырды спикер.

«Ак чәчәкләр» бульварының икенче чираты, Урицкий паркында яңа скейт-паркның төзелеш эшләре тәмамланып килә, Кабан күленең икенче чиратында, Комсомол күлендә, «Дубрава» урманына керү төркемендә, «Аккош күле» урман паркының пляж зонасында төзелеш эшләре тулы куәтенә бара, - дип сөйләде Марат Закиров һәм бүгенге көндә дирекциянең гамәлдәге иҗтимагый киңлекләр тормышында гына түгел, ә техник биремне төзегәннән алып, яңа объектлар белән дә эшләвен билгеләп үтте.

2020 елның җәендә Аккош күле һәм Комсомол күле пляжлары эшен оештыру, карап тоту һәм мәдәни яктан баету дирекция өчен яңа бурыч булачак. «Безгә шәһәрлеләр өчен су янында сыйфатлы ял итү, спорт, җәйге һәм кышкы инвентарьларны прокатка бирү буенча сервис булдырырга кирәк. Киләсе елда шәһәр халкы рекреациянең бу яңа зоналарын да лаеклы бәяли алыр дип ышанабыз», - диде М.Закиров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.09.2019
Видеорепортаж
23.09.2019 11:45
«Парк мәдәнияте» программасы чараларында ярты миллионлап кеше булган
Барлык яңалыклар