Рейслар атнага өч тапкыр башкарылачак
Мартта China Eastern Airlines авиакомпаниясе Шанхайдан Казанга рейслар санын арттырачак. Бу юнәлеш буенча очыш программасын киңәйтү җәйге периодка да кагылачак.
20 нче марттан авиакомпания очкычлары Шанхайдан Татарстан башкаласына атнага өч тапкыр: чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Транспорт белән барып җитү мөмкинлеген үстерү республикага керүче туристлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТРның туризм буенча дәүләт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Казаннан Шанхайга туры авиарейслар 28 мартка кадәр озайтылды. Очышлар атнага өч тапкыр: чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Узган ел Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 5 млн 369 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. 2023 елның рекордлы нәтиҗәсе яхшыртылды – узган ел 5 мең 369 кешегә күбрәк күчерелгән.