В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан халкы юллама бәясенең 50% ын кире кайтара алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). 31 нче марттан башлап Татарстан халкы кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар сатып ала һәм шуның ярдәмендә юллама бәясенең 50% ын кире кайтара алачак.
Программада катнашу өчен ата-аналар «Мир» түләү системасы банк картасы ярдәмендә балалар лагерына юллама өчен түләргә тиеш һәм биш көн дәвамында картага тотылган акчаларның 50% ы, (ләкин 20 мең сумнан да артмаган күләмдә) кире кайтарылачак. Бер балага бару саны чикләнмәгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Кэшбэк алу өчен һәр смена өчен аерым транзакция үткәрергә кирәк, берничә балалы гаиләләр һәр сатып алынган юлламаның яртысын кире кайтара алачак.
Исегезгә төшерәбез, кешбэк программасы узган ел старт алды. Татарстанлылар 400 млн сумга якын акча кайтардылар, 36 мең тирәсе юллама сатып алынды. Программа Россия Президенты Владимир Путиннан ярдәм алды.
Шулай ук 15 нче марттан башлап кешбэк белән турлар сатуның яңа этабы башланды. Россия буйлап сәяхәткә 1 нче июльдән, круизга навигация башланганнан алып 1 нче июльгә кадәр барырга мөмкин. Турны сатып алганнан соң туристка тур бәясенең 20% ы яки яшәү өчен (2 төннән башлап) түләнгән сумманың 20% ы кайтачак, (ләкин 20 мең сумнан да артык түгел). Сәфәрне «МИР» онлайн картасы белән түләргә кирәк. Бер карта белән чикләнмәгән санда турларны түләргә һәм сәфәр өчен илнең теләсә кайсы төбәген сайларга мөмкин. Турны программа сайтында сайларга кирәк.