В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар шәһәрләр арасында чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казанның «Столичный» автовокзалыннан Соль-Илецкка рейслар яңартылды. Автобуслар шәһәрләр арасында чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
Уңайлы автобуста беренче рейс Казаннан 7-нче август 17.30 сәгатьтә Девятаев ур., 15 адресы буенча урнашкан үзәк автовокзалдан кузгалачак. Юл уртача 12 сәгать вакытны алачак. Пассажирларга үзләре белән шәхси саклану чаралары - битлек һәм перчаткалар алырга кирәк.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны, автовокзалга +7(843)293-00-40 телефоны аша шалтыратып, алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.