Бүген Казан урамнарында 569 юл хезмәте эшчесе һәм 295 махсус техника берәмлеге катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7011 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 629 юл хезмәте эшчесе һәм 537 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 86 катнаш юл машинасы, 62 "Бошунг, 12 кар төягеч, 103 щеткалы трактор, 21 грейдер, 63 фронталь төягеч, 45 "Барсик" мини төягеч, 133 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 83 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 30 тонна реагент һәм 53 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 569 юл хезмәте эшчесе һәм 295 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 781 мең тоннага якын кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.