Казанлылар өчен экскурсия, лекция һәм әдәби-музыкаль кичә оештырылачак
Фото: Денис Гордийко
Соңрак, 13:00 сәгатьтә, «Васса Железнова». Три воплощения» җәмәгать лекциясе белән Александра Белова чыгыш ясаячак. Кичәне «Тормыш юлы буйлап Горький белән» чарасы тәмамлаячак, ул 15:00 сәгатьтә башлана. Очрашуда Максим Горький исемендәге әдәби премия тапшырылачак. Моннан тыш, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары «Горький һәм музыка» әдәби-музыкаль программасын тәкъдим итәчәк. Лекция һәм аннан соңгы программа язучы музеенда узачак.
Чараларга керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Максим Горькийның тормыш юлы Татарстан башкаласы белән тыгыз бәйләнгән. Шәһәргә язучы 1884 елның августында Император Казан университетына укырга керү максаты белән килә. «Физик яктан мин Түбән Новгородта тудым. Ә рухи яктан – Казанда. Казан – «университетларым»ның иң яратканы», – дип язган ул.